5 март 2021 яңалыклары
-
Беренче булу өчен бөрелеләр мөмкин булганның барысын да эшләделәр
Биектау районы үзәгендә чаңгы эстафетасы узды. Анда бөтен районнан килгән чаңгычылар көч сынашты. 7-11 сыйныф укучылары стартка басты. Ярышны оештыручылар катнашучыларны яшькә карап түгел, мәктәпләр буенча бүлделәр. Һәрвакыттагыча, киеренке көрәш, оттыручыларның күз яшьләре һәм җиңүчеләрнең шатлыклы хисләре - барысы да булды.
-
Хайваннарны яратыгыз һәм аларны рәнҗетмәгез
Язның беренче көнендә дүрт тәпиле дусларыбыз Мәчеләр көнен билгеләп үтәләр. Бу рәсми булмаса да, Россиядә үзеннән-үзе барлыкка килгән бәйрәм санала. Аны, әлбәттә, хайваннар үзләре түгел, аларның хуҗалары бәйрәм итә, тик шулай да бәйрәм хөрмәтенә берничә телем казылык белән сыйламый калмыйлар. Мырауҗаннарга кагылышлы тагын нинди серләр бар - бу турыда без ветеринария табибы Лилия Лукмановадан сораштырдык.
-
8 Март хөрмәтенә чәчәкләр һәм котлаулар
Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышында катнашкан Анастасия Парфенованы котладылар.
-
Күңелне моңнар да, туган телебез өчен горурлык хисләре дә биләп алды
Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә Туган телләр елы кысаларында зур концерт куелды. Биектау районына Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле килде.